5 май 2015 яңалыклары
-
5 май 2015 - 16:58Котыру авыруына каршы вакцина ясалдыРайон ветеринария берләшмәсе табиблары ТР Хайваннар дөньясын саклау идарәсенең Мөслим районы буенча бүлеге белән берлектә котыру авыруына каршы төрле профилактик чаралар уздыра.
-
5 май 2015 - 14:53"Имин көпчәк" конкурсы җиңүчеләре билгеле булдыАлдан хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Мөслимдә "Имин көпчәк" конкурсы узды. Бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче номинациясендә Мөслим гимназиясенннән Ислам Шәймәрданов, Тойгелде урта мәктәбеннән Данил Маннанов, Әмәкәй урта мәктәбеннән Лилия Аликберова җиңү яуладылар.
-
5 май 2015 - 12:50Без - Тукайлы халыкАрча муниципаль районының Яңа Кырлай урта мәктәбендә Г.Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без- Тукайлы халык" IV Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды. Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәррахова Гүзәл "Габдулла Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте" номинациясендә 1 урын яулады.
-
5 май 2015 - 10:00Уңышка нигез салынаРайоныбыз игенчеләре, басуларда дым каплауны төгәлләп, актив төстә сабан культуралары чәчүгә кереште. Басу-кырларда 100 дән артык агрегат хәрәкәт итә. Аларның 20 се - ресурс саклау технологиясе нигезендә эшләүче чәчү комплексы, шул ук вакытта 20 ләп традицион чәчкеч тә ел уңышына нигез салуда катнаша. Калган агрегатлар тырмалау, күлтиләү һәм катоклау кебек...
-
5 май 2015 - 09:28Яшьләр мини-футболда көч сынашты1 май көнне Мөслим лицее ишегалдында урнашкан спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча ярыш узды. Анда барлыгы 8 команда көч сынашты.
-
5 май 2015 - 07:21Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм ПРОГРАММАСЫ7-8 май - авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү чаралары.
-
5 май 2015 - 05:25Спонсорлар ярдәме беләнБаек авылында Батырлар аллеясенә нигез көздән үк салынды - анда утыртылган күп төрле агач үсентеләре инде яфрак ярды. Коймалык материалга акча да былтыр ук җыела башлады.