Мөслим-информ

1 май 2015 яңалыклары

  • 1 май 2015 - 13:17
    Бәйрәм ялларында кайда барырга?
    Май бәйрәмнәре шактый озак вакытка сузылу сәбәпле, "Мизгел" яшьләр үзәге район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге белән берлектә чаралар планы булдырды. Ял көннәрендә оештырылачак күңел ачу һәм ял итү чараларының тәртибе белән "ВКонтакте" социаль аралашу челтәрендәге "Мизгел" яшьләр үзәге төркемендә, Мөслим муниципаль районы порталында таныша аласыз.
    800
    0
    0
  • 1 май 2015 - 10:16
    Ә син һәйкәлләрне таныйсыңмы?
    "Форпост" яшьләр берләшмәсенең "ВКонтакте" челтәрендәге төркемендә "Һәйкәлләр детальләрдә" дип исемләнгән уен старт алды. Фотолардан карап, төркем кулланучылары һәйкәл һәм бюстларның кайсы җирлектә урнашканын яисә кем истәлегенә куелган әйтергә тиеш.
    813
    0
    0
  • 1 май 2015 - 08:14
    Мөслимдә "Җиңү өчен бабама рәхмәт" акциясе бара
    Мөслим матбугат үзәге видеомонтажеры Илдар Фатыйхов инициативасы белән район яшьләре арасында "Җиңү өчен бабама рәхмәт" дип исемләнгән акция игълан ителгән иде. Акция шартлары буенча, "Җиңү өчен бабама рәхмәт" дип исемләнгән язылу бейджикны таккан кеше, тагын өч кешене акциядә катнашырга чакырырга тиеш.
    814
    0
    0
  • 1 май 2015 - 06:08
    "Георгий лентасы" акциясендә яшьләр дә катнашты
    Яшьләр дә районыбызда барган 9 Май бәйрәменә әзерлек эшләренә үзеннән зур өлеш кертә. "Мизгел" яшьләр үзәге һәм аның каршында оешкан "Искра" активистлар хәрәкәте төрле акцияләр оештырды, мөслимлеләрне хәтер китабын туплау чараларына чакырды.
    601
    0
    0
  • 1 май 2015 - 05:10
    Илмирның видеоязмасы призлы урын алды
    Республика күләмендә "Безнең җиңү" дип исемләнгән видеороликлар конкурсы игълан ителгән иде. Безнең районнан әлеге конкурста "Мизгел" яшьләр үзәге каршында оешкан "Искра" активистлар хәрәкәте вәкиле Илмир Закиров катнашты.
    558
    0
    0
Реклама
Реклама