25 апрель 2015 яңалыклары
-
25 апрель 2015 - 15:37“Иминият пенсияләре турында”гы Федераль Законның 25 маддәсе нигезендә"Иминият пенсияләре турында"гы Федераль Законның (№400-ФЗ, 28.12.2013) 25 маддәсе нигезендә пенсионер вафат булган очракта яисә аны үлде дип игълан итү турындагы суд карары яки хәбәрсез булмавын тану турындагы суд карары үз көченә кергән очракта, әлеге вакыйгалар булган айдан соң килгән айның беренче числосыннан пенсия түләү туктатыла.
-
25 апрель 2015 - 13:35Гаилә фермалары, сезнең өчен!Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015 - 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс уздыру турында игълан итә.
-
25 апрель 2015 - 13:15Кошчы Дамир Шәңгәрәев җитештерү тармагын киңәйтәШәхси эшмәкәр Дамир Шәңгәрәев Мөслим кошчылары арасында иң күп продукция җитештерүчеләрнең берсе. Барлык продукциянең 54% бүген "Чайка" кошчылык фермасына туры килә. Хуҗалык үз эшен тагын да киңәйтергә ниятли. Тавык-чеби үрчетү корпуслары янәшәсендә кошчы репродукция үзәген булдырырга ниятли. Булачак биналарда 37 мең тавык елына барлыгы 3 млн йомырка салыр, дип күздә...
-
25 апрель 2015 - 10:33Күпфатирлы йорт ишегалдында иске сарайлар сүтелдеФатир хуҗалары үз ихатасының чисталыгы өчен кайгырмаса да, район хакимияте бу мәсьәләгә зур игътибар юнәлтә. Шушы көннәрдә тагын берничә йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре старт алды.
-
25 апрель 2015 - 07:27Мөслимлеләргә өмәгә чыктыЧисталык икеайлыгы кысаларында оештырылучы өмәләр 9 Май бәйрәменә әзерлек максаты белән узды. Бүген һәр оешма-предприятие тирәсендә кызу темп белән эш кайнады. Берәүләр үз территориясен чүп-чар, корыган үләннән арындырды, икенчеләр Агач утырту акциясенә кушылып, районыбыз урамнарын яшь агач үсентеләр белән баетты.