Реклама
20 апрель 2015 яңалыклары
-
“Изге эшләр көне”
Мөслим муниципаль районы Шуганка авылының "Без!" исемле активистлар хәрәкәте егет-кызлары Бөтенрәсәй игелек акциясе язгы эстафетасын кабул итүләрен хәбәр итәләр. Алар " Язгы игелек атнасы" кысаларында атналык план кабул иттеләр.
-
Чисталык икеайлыгы дәвам итә
Чисталык икеайлыгы кысаларында узган өмәләр вакытында район территориясеннән 178 кубометр чүп чыгарылган. Каты көнкүреш калдыклары чүп полигонына озатылган. Бу эшкә 27 махсус техника һәм 1500 дән артык кеше җәлеп ителгән.
-
Сәламәт буын кирәк!
Мөслимдәге "Кояшкай" балалар бакчасында район балалар поликлиникасы педиатры Мәдинә Сәлимова, шәфкать туташы Гүзәл Шәйхиева һәм "Кояшкай" балалар бакчасының шәфкать туташы Зөлфия Зиннурова сабыйларның сәламәтлеген тикшерде. Медицина күзәтүе нәтиҗәләреннән чыгып, ата-аналарга киңәшләр бирелде, махсус белгечләргә күренү өчен юлламалар тапшырылды.
-
Эшмәкәрләргә – дәүләт ярдәме
ТР Икътисад министрлыгы "Лизинг-Грант" программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары арасында конкурс сайлап алуы үткәрә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.