Реклама
17 апрель 2015 яңалыклары
-
Районыбыз агрономнары семинарда катнашты
17 март көнне "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгының ындыр табагында укыту-өйрәтү семинары узды. Район авыл хуҗалыгы формированиеләре агрономнары бу көнне орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү буенча фикер алышты.
-
Мөслим радиосы район башлыгы Рамил Муллин белән туры элемтә оештырачак
Мөслим радиосы 21 апрель көнне район башлыгы Рамил Муллин белән туры элемтә оештырачак. Бу көнне 12 сәгать 10 минуттан алып 13 сәгатькә кадәр райондашларыбыз борчыган сораулары белән район башлыгына мөрәҗәгать итә ала.
-
Поздравления 15.04.2015
-
Шимбә көнне районыбызда өмәләр узачак
Билгеле булганча, җирлегебездә чисталык икеайлыгы игълан ителде. Икеайлык кысаларында бар җирдә җыештыру эшләре, өмәләр оештырыла. Тойгелде авыл җирлеге дә авыл урамнарын тәртипкә салу буенча өмә оештыра. Һава шартлары яхшы булган очракта, 17 апрель көнне Ташлыяр, Атлас, Игенче зиаратларында да өмә узачак.
-
Мөслим эшмәкәрләре хәйриячелек белән шөгыльләнә
Актаныш җирлегендә урнашкан Кадет интернат-мәктәбе коллективы- балаларга 19 пар җәйге һәм кышкы аяк киемнәрен бушлай биргәне өчен, Мөслим районы "Бәрәкәтле" аяк киемнәре кибете хуҗасы Илсөяр Хөсәеновага чиксез рәхмәтләрен белдерә. Игелекле эшләре өчен Ходай уңышлар, сәламәтлек китерсен.
-
"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә - безнең укучылар
Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы призеденты Р.Н. Миннеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2015» республика телевизион яшьләр фестивале 13 - 15 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә 15 тапкыр республиканың зона турында җиңү яулаган балаларын җыйды. Әгерҗе шәһәрендә үткәрелгән зона турында җинү яулаган...
-
Өлкәннәребез актив тормыш рәвеше яклы
15 апрель көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлнара Минһаҗева картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәрне Гөлчәчәк Галиеваның "Газзәбану" китабы белән таныштырды. Әсәр абый-апаларның күңеленә хуш килде.
-
"Бөек Җиңү. 70 ел!" конкурсы
Мөслим матбугат үзәге радиотыңлаучылары өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап иҗат ителгән шигырьләр арасында конкурс игълан итә. Моның өчен, сезгә Мөслим матбугат үзәгенең рәсми сайтына кереп, "Бөек Җиңү. 70 ел!" сылтамасы буенча үз шигырегезне язып калдырырга кирәк. Иң мөһиме, сезнең иҗат җимешләрегезгә сайт кулланучылары бәя бирәчәк. Иң күп просмотр җыйган...