Реклама
16 апрель 2015 яңалыклары
-
“Мизгел”нең чираттагы җиңүе
"Мизгел" яшьләр үзәге, ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы оештырган "Эколидер" конкурсында катнашып, җиңү яулады. Җирлегебезнең иң матур урыннарыннан әзерләнгән фоторәсемнәр өчен үзәк кә министрыкның дипломы тапшырылды.
-
"Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу дәвам итә
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, шул исәптән "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу дәвам итә. Бу көннәрдә газета укучылар 2015 елның икенче яртыеллыгына языла.
-
"Искра" активистлар хәрәкәте чираттагы акциясен уздырды
"Мизгел" яшьләр үзәге каршында оешкан "Искра" активистлар хәрәкәте районда булган һәр вакыйгада катнаша, дисәк тә ялгыш булмас. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан алар "Аяз күкне бүләк итүчеләр" исеме астында акцияләр циклын башлап җибәрде. Апрель аенда гына да инде әлеге акция ике тапкыр оештырылып, район халкы үзләренең сугышта катнашкан туганнарын махсус...
-
МТВ 15.04.2015
-
Террорчылыкка каршы
Террорчылыкны кисәтү өлкәсендә мәгълүмати сәясәтнең төп юнәлешләрен, аны тормышка ашыруның формаларын һәм алымнарын билгеләү, шулай ук террорчылык һәм экстремистлык күренешләре белән бәйле шартларда оператив рәвештә җавап кайтаруны оештыру, әлеге күренешләргә каршы төрле чаралар әзерләү һәм үткәрү максатында Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин карары белән (№26, 28.04.2015 ел) террорчылык һәм...
-
Атлар иленә сәяхәт
Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге 15 апрель көнне укучыларны экскурсиягә алып барды. Яшүсмер егет-кызлар Тойгелде авылында яшәүче ат асраучылар һәм аларның атлары белән танышты. Бүлек белгече Илмир Яббаров сүзләренчә, укучылар күңелендә әлеге экскурсия атларга карата мәхәббәт уятты.
-
Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәң, сусыз калуың ихтимал
"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте агымдагы атнад чираттагы рейдка чыкты. Су өчен әҗәтләре булган гражданнар исемлеге "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарында инде дөнья күргән иде.