14 апрель 2015 яңалыклары
-
"Мизгел" яшьләр үзәге акциядә катнашырга чакыра
"Мизгел" яшьләр үзәге "Аяз күкне бүләк итүчеләр" акцияләр циклын дәвам итә. Чираттагысы аның 15 нче апрель көнне 16.00-17.00 сәгатьләрдә Гагарин урамындагы "Пятерочка" кибете каршында узачак.
-
Урамнарыбыз яктыра
Районның "Жилэнергосервис" оешмасына шушы көннәрдә энергия саклаучы 309 данә светодиодлы яктырткычлар кайтты. Аларның 23е элеккеге аэропорт башындагы яңа урамнарга куелса, калганнары яңа микрорайонда - Мөслим, Кооператив, Авзалов, Салихов, Искәндәров, Хафизов, Беренче, Икенче һәм Өченче урамнарга урнаштырылыр дип көтелә.
-
Безнекеләр "Үзеңдә сәләт ач!" конкурсында
Әлмәт шәһәренең Фәрит Яруллин исемендәге музыка колледжында "Үзеңдә сәләт ач!" исемле ачык регионара фестиваль узды. Анда безнең район укучылары да уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Лицей укучысы Гүзәл Шәфигуллина Гран-при алып кайтса(остазы - музыка укытучысы Лилия Заянова), Мөслим урта мәктәбе укучысы Алия Гыйздуллина 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Авыл хуҗалыгы белгечләре киңәште
Якшәмбе көнне "Органик Групп"-"Урожай" җәмгыятенең "Мәгариф" бүлекчәсендә терлекчелектә беренче квартал йомгакларын анализлау буенча район активы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмә үтте. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды.
-
МТВ 11.04.2015
-
Лаеклы өлеш кертик!
Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәт коллективы райондагы оешма-предприятиеләре коллективларына һәм аерым гражданнарга Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилей бәйрәменә әзерләнү һәм лаеклы үткәрү максатында акча средстволары туплау өчен "Мөслим балалары" якташлар җәмәгать оешмасына бер көнлек хезмәт хакын күчерү турында тәкъдим белән чыкты.