13 апрель 2015 яңалыклары
-
13 апрель 2015 - 15:40Капиталь ремонттан соң үзәк хастаханәдә 13 сабый дөньяга килгәнРайон үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә капиталь ремонттан соң бу көнгә кадәр тагын 13 сабый - 6 малай һәм 7 кыз якты дөньяга тәүге авазларын салган. Бүгенге көндә бүлектә тагын 3 әни саклану бүлмәләрендә дәвалана.
-
13 апрель 2015 - 11:03Профилактик учетка куелган өч үсмер үрнәк тәртипләре өчен исәптән төшерелдеРайон башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Комиссиягә профилактик учетка куелган өч үсмер үрнәк тәртипләре өчен исәптән төшерелде.
-
13 апрель 2015 - 08:18Районыбызның полиция хезмәткәрләре госпитальгә 15 мең сумлык урындыклар бүләк иттеРайондашларыбыз игелекле гамәлләре белән сөендерә. Район эчке эшләр бүлеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендәге Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары дәваланучы госпитальгә ярдәм күрсәтте. Районыбызның полиция хезмәткәрләре госпитальгә 15 мең сумлык урындыклар бүләк итте.
-
13 апрель 2015 - 08:14Районда язгы кыр эшләре старт алдыМөслим районы авыл хуҗалыгы формированиеләре кышкы культураларны тукландыру эшенә кереште. Бу эш барлыгы 14 мең гектар мәйданда башкарылыр, дип планлаштырыла. Бер мең гектардан артык өлеше инде тукландырылды, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
-
13 апрель 2015 - 05:16Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлапВәрәшбаш авылында яшәүче ветеран укытучы Тәзкирә апа Низамиеваның "Мәңгелеккә китеп баручылар һәм сугыш чоры балалары" дип аталган истәлекләре дөнья күрде. Ул аларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язган.