Реклама
10 апрель 2015 яңалыклары
-
Чишмә территорияләрен төзекләндерүчеләр арасында конкурс игълан ителә
2015 елның 10 апреленнән алып Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты шәхси затлар һәм оешмалар арасында конкурс игълан итә. Чишмә территорияләрен төзекләндерүчеләр арасында узачак әлеге конкурс табигатькә карата сакчыл караш, булган чишмәләрне тәртипкә китерү, яңаларын булдыру һәм халыкны чиста чишмә суы белән тәэмин итү максатын күздә тота.
-
"Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылап" (08.04.2015)
-
Язгы ау сезоны ачыла
18 апрельдән алып Татарстан Республикасы территориясендә язгы аучылык сезоны старт ала. Ун көн дәвамында суда йөзүче һәм нарат урманы киек кошларына ауга йөрергә мөмкин. Гомуми кулланыштагы аучылык хуҗалыгы путевкаларын Мөслим авылы, Ф. Рәшитов урамы, 40 йорт адресы буенча алырга була.
-
Поздравления 8.04.2015
-
Авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
9 апрель көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсрлыгы вәкилләре район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Министрлыкның механикалаштыру, игенчелек һәм фән бүлеге белгечләре көн дәвамында авыл хуҗалыгы формированиеләренең эшләр торышы белән танышты.
-
“Әзер бул! Юк дип әйт!”
7 апрель көнне лицей укучылары наркотикларга каршы көрәш буенча "Мөстәкыйль балалар" проекты кысаларында "Әзер бул! Юк дип әйт!" дигән урам акциясенә чыктылар.
-
Мәктәп уучылары робототехника белән кызыксына
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләүче "Робототехника" берләшмәсе членнары Айбулат Шәфигуллин һәм Данил Парфенов Алабуга шәһәрендә робототехника буенча үткәрелгән III республика ярышларында катнашты. Бәйге ике яшь группасында үткәрелде. Айбулат белән Данил сертификатларга лаек булды.
-
Парклар саны артачак
2015 ел Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында район үзәгенең Пушкин һәм Хафизов урамнарында ике паркка нигез салу планлаштырыла. Моннан тыш авыл җирлелкәрендә дә 28 Җиңү паркы булдырылачак.