10 апрель 2015 яңалыклары
-
10 апрель 2015 - 13:54Чишмә территорияләрен төзекләндерүчеләр арасында конкурс игълан ителә2015 елның 10 апреленнән алып Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты шәхси затлар һәм оешмалар арасында конкурс игълан итә. Чишмә территорияләрен төзекләндерүчеләр арасында узачак әлеге конкурс табигатькә карата сакчыл караш, булган чишмәләрне тәртипкә китерү, яңаларын булдыру һәм халыкны чиста чишмә суы белән тәэмин итү максатын күздә тота.
-
10 апрель 2015 - 11:52Язгы ау сезоны ачыла18 апрельдән алып Татарстан Республикасы территориясендә язгы аучылык сезоны старт ала. Ун көн дәвамында суда йөзүче һәм нарат урманы киек кошларына ауга йөрергә мөмкин. Гомуми кулланыштагы аучылык хуҗалыгы путевкаларын Мөслим авылы, Ф. Рәшитов урамы, 40 йорт адресы буенча алырга була.
-
10 апрель 2015 - 08:47Авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде9 апрель көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсрлыгы вәкилләре район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Министрлыкның механикалаштыру, игенчелек һәм фән бүлеге белгечләре көн дәвамында авыл хуҗалыгы формированиеләренең эшләр торышы белән танышты.
-
10 апрель 2015 - 08:46“Әзер бул! Юк дип әйт!”7 апрель көнне лицей укучылары наркотикларга каршы көрәш буенча "Мөстәкыйль балалар" проекты кысаларында "Әзер бул! Юк дип әйт!" дигән урам акциясенә чыктылар.
-
10 апрель 2015 - 07:45Мәктәп уучылары робототехника белән кызыксынаМәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләүче "Робототехника" берләшмәсе членнары Айбулат Шәфигуллин һәм Данил Парфенов Алабуга шәһәрендә робототехника буенча үткәрелгән III республика ярышларында катнашты. Бәйге ике яшь группасында үткәрелде. Айбулат белән Данил сертификатларга лаек булды.
-
10 апрель 2015 - 05:44Парклар саны артачак2015 ел Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында район үзәгенең Пушкин һәм Хафизов урамнарында ике паркка нигез салу планлаштырыла. Моннан тыш авыл җирлелкәрендә дә 28 Җиңү паркы булдырылачак.