9 апрель 2015 яңалыклары
-
9 апрель 2015 - 16:42Район буенча 558 сыерчык оясы ясалды һәм элендеМәктәп укучылары арасында сыерчык ояларына "Җиңү язы - 2015" дип исемләнгән конкурс оештырылды. Район буенча 558 сыерчык оясы ясалды һәм эленде. Жюри беренче урынны Үрәзмәт мәктәбенең 6 класс укучысы Илназ Шакировка бирде.
-
9 апрель 2015 - 13:31Мөслим урамнарында чокыр ремонты башландыРуль артында йөрүчеләр сизгәндер: яз җитүгә, Мөслим урамындагы юлларда чокыр-чакырлар күренә башлады. Бу уңайсызлыкны бетерү максатында, юлларда ремонт эшләре башланды. Бу эшне "Мост" җәмгыяте юлчылары башкара. Ремонт эшләре Мөслимнең барлык урамнарында да үтәчәк.
-
9 апрель 2015 - 08:22Мөслимнең 85 егете хәрби хезмәткә яраклы дип табылды1 апрельдән алып республикада язгы чакырылыш кампания старт алды. Хәрби хезмәткә чакырылш комиссиясен барлыгы 400гә якын райондашыбыз узар, дип планлаштырыла.
-
9 апрель 2015 - 05:45Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Хафизов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте9 апрель көнне Иске Сәет авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Хафиз улы Хафизов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны зур юбилее белән район башлыгы Рамил Муллин, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Шәрипов тәбрикләде.
-
9 апрель 2015 - 05:18Яшьләр хәтер китабына мәгълүмат тупладыБөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 7 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Искра" активистлар хәрәкәте белән берлектә "Хәтер китабы" акциясен уздырды.