4 апрель 2015 яңалыклары
-
4 апрель 2015 - 15:14Ветераннарыбызны хөрмәтләү - һәркемнең изге бурычы9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып килә. Бу көннәрдә бар җирдә әлеге датага багышланган чаралар, ветераннарны хөрмәтләү тантаналары уза. 3 апрель көнне район хакимиятенең актлар залында узган киңәшмә дә шушы мәсьәләгә кагылышлы иде.
-
4 апрель 2015 - 13:03Мәктәп укучылары яшел планета яклыКүптән түгел генә Питрәч районында республика күләм экология буенча укучылар арасында " Зеленая планета - 2015" исеме астында фестиваль узды. Мөслим районы данын якларга гимназия укучылары Язилә Аглиуллина һәм Айгөл Фахертдинова бардылар. Алар уңышлы чыгыш ясап, үз эшләрен яклап дипломга лаек булдылар.
-
4 апрель 2015 - 09:01“Туры түләүләр” (“Прямые выплаты”) пилот проекты гамәлгә керә2015 нче елның 1 июленнән Татарстанда РФ Социаль иминият фондының "Туры түләүләр" ("Прямые выплаты") пилот проекты гамәлгә керә. Ул барлык эшләүче гражданнар һәм эш бирүчеләрнең мәнфәгатьләрен кагыла. Шул вакыттан башлап, эш бирүчеләр түгел, ә ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлекчәсе - дәүләт учреждениесенең филиаллары эшләүче гражданнарга пособиеләрне билгелиләр...
-
4 апрель 2015 - 06:001 апрельдән республикада социаль пенсияләр 10,3 процентка артты1 апрельдән республикада социаль пенсияләр 10,3 процентка артты. Федераль ташламаларга ия булучыларга айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 5,5 процентка индексацияләнде. Апрель аенда дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр, өстәмә айлык матди тәэмин итүнең күләмнәре һәм суммалары социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче башка социаль түләүләр арта.