30 март 2015 яңалыклары
-
Мөселман яшьләре спортта осталыгын күрсәтте
29 март көнне Мөслимдә ТР Көньяк-көнчыгыш районнары мөселман яшьләренең III спартакиадасы узды. Ярышларда барлыгы 11 районнан 200дән артык спорт сөюче катнашты.
-
Ел туйдырыр көннәр
"Туган як" агрофирмасы базасында язгы чәчүгә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләренең агрономнары һәм инженерлары катнашты.
-
Язылып уңайлы
РФ Пенсия фондының Мөслим бүлегенә агымдагы елның 3 аенда1537 кеше мөрәҗәгать иткән булса, шуның 371е 074 телефоны аша язылып, белгечләргә чиратсыз кергән.
-
МТВ 28.03.2015
-
Разведчик Сәгыйдулла
Әмәкәй авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйдулла Зариповның сугышчан юлы гыйбрәтле вакыйгалар белән үрелгән. Сугышның мәңгелек ярасын аның аяклары һәрдаим искә төшереп тора. Дошман пулясы яралаган буыннар бүген дә туктамый сызлый. Сәгыйдулла абыйга бүген 94 яшь. Фронтовик башыннан кичкән вакыйгалар турында күзләре белән искә ала.
-
Су өчен әҗәтләре булган райондашларыбыз исемлеге "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарында дөнья күрәчәк
Бүген һәркем краннан аккан җылы суга, йортларның зәңгәр ягулык белән җылытылуына күнекте. Бүген әлеге уңайлыклар өчен билгеләнгән түләүне башкару кайберәүләр өчен проблемага әверелде.
-
Мөслимлеләр аерым бер дәрт белән эшкә тотынды
Яз җитү һәркайда да үзен сиздерә башлады. Кояш та җылытып, өстәге киемнәрне салдырырга азапланганда, тиктормаслар инде әллә кайчан капка алдын, яшәгән территориясен рәткә китерә башлады. Авыл кешесе җирнең кибеп беткәнен көтмичә дә җыештырырга тотына бит ул. Мөслим матбугат үзәге коллективы да беренчеләрдән территорияне чүптән арындыру эшенә кереште.