Реклама
11 март 2015 яңалыклары
-
Сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә
Мәлләтамак авыл җирлегеннән сугышка 450 кеше киткән. Шуларның 192се туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайта. Бүген сугыш ветераннарының икесе исән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен Мәлләтамак авыл җирлегендә яшәүче 38 ветеран алды. Шуларның 36сы тылда хезмәт куючылар.
-
Рөстәм Миңнеханов: “Һәр милләтнең дә фикере исәпкә алына”
Яһүд җәмәгатьчелеге республикада милли-мәдәни оешмалар Ассоциациясен оештыру тәкъдимен хуплап, аның эшчәнлегендә актив катнашучылардан булды. Бүгенге көндә Казанда яһүдләрнең үз яшьләр оешмалары, хәйрия үзәкләре, китапханәсе, урта мәктәбе эшли. Алар киләчәктә дә Татарстанда милләтләр бердәмлегенең ныклыгына ышанып, тыныч-тату гомер кичерергә өметләнеп яши.
-
"Түләргә тиеш!"
2014 нче елның 19 августында мировой суд тарафыннан "Муслюмово" идарәче компаниясе" ҖЧҖнең гражданин Г. А. Сидоровтан (ул Мөслим авылы, Кооператив урамы, 162-2 адресы буенча яши) торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен 10 000 сумга якын бурычны һәм дәүләт пошлинасын түләтү турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына - махсус бүлмә
Үзәк хастаханәнең хирургия һәм терапия бүлекләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бөтен уңайлыклары булган, махсус җиһазландырылган бүлмәләр бар. Бүгенге көндә аларда ике ветеран дәвалау курслары уза.
-
МТВ 7.03.2015
-
Бурычыңны түлә дә, тыныч йокла
10 март көнне район хакимиятенең актлар залында киңәшмә узды. Анда торак-коммуналь түләүләре өчен әҗәтләре булган гражданнар белән көрәш мәсьәләсе күтәрелде. Бүгенге көндә "Мөслим" идарәче компаниясенә 107 райондашыбызның бурычы бар. Әҗәтнең гомуми суммасы 700 мең сумны тәшкил итә.
-
Иминлек хакына
Күптән түгел районның аучылык белгече В.Муринов һәм егерьлар катнашында киңәшмә узды. Анда кыргыйлашкан этләрне аулау һәм төлкеләрне ату бурычы куелды. Соңгы өч көндә җирлегебездә 61 төлке атылды һәм кыргыйлашкан 14 эт тотылды, дип хәбәр итәләр безгә.