5 март 2015 яңалыклары
-
"Убойная сила" командсы республика бәйгесендә катнашачак
"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Без - Бөек Ватан сугышы тарихында эрудитлар" исемле республика интеллектуаль турнирының муниципаль этабы узды. Мөслим урта мәктәбенең "Убойная сила" командасы әлеге бәйгедә беренче урын яулап, конкурсның республика турында катнашу хокукы алды.
-
Февраль аенда Мөслимдә 18 бала туган
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча февраль аенда җирлегебездә18 бала туган. Шуларның 10ы - малай, 8ы - кыз бала. 22 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан 12 пар язылышкан, 8 гаилә таркалган.
-
14 мартка кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре ксенонлы машиналарны тоткарлаячак
Агымдагы елда машиналарына ксенон лампалар урнаштырып йөрүче шоферлар саны артуын билгеләп үтә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Кустар ксенон лампалар куллану аркасында каршы як полосадан килүче машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең күзләре чагылып, юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килә.
-
Бертөркем әти-әниләр Сергиев Посадта хезмәт итүче солдатлар янына барачак
Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендә бүгенге көндә 16 егетебез хезмәт итә. Солдатларыбызның яшәү-көнкүрешләре, хезмәтләре белән кызыксу максатыннан район делегациясе ел да Мәскәүдә экскурсиядә булып кайта.