Реклама
12 февраль 2015 яңалыклары
-
Юлга кар төшермиләр
Авыл җирлекләренең күпчелеге, район үзәгендә урнашкан "Мост" җәмгыяте белән килешүләр төзеп, авыл урамнарын кардан арындыра. Бүгенге көндә җәмгыятьнең 4 тракторы Баланлы, Мәлләтамак, Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш урамнарында юлларны кардан арындыра.
-
Мәлләтамак һәм Түбән Табын авыл җирлекләрендә отчет сессияләре узды
Гадәттәгече Түбән табын авыл җирлегенең отчет сессия авыл башлыгы Илдар Гильметдинов чыгышыннан башланды. Ул 2014 нче елда башкарылганнарга хисап тотты.
-
Лицейлылар уңышы
"Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә имин барып җитәргә ярдәм ит!" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Мөслим лицее да уңышка иреште. Педагог-оештыручы Гүзәл Вагыйзова җитәкчелегендә 11а сыйныф укучысы Илмир Закиров эшләгән видеоклип үз номинациясендә өченче урынга чыкты.
-
"Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылап" (11.02.2015)
-
"Сөтнең һәр литрына 18 сумнан да кимрәк түләмәскә..."
Район хакимияте тарафыннан коры сөт заводы директоры Ришат Сәхипгәрәевкә һәм җаваплылыгы чикләнгән "Фаиза" җәмгыяте җитәкчесе Фаит Шәймурзинга республика Президентының шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең һәр литрына 18 сумнан да ким түләмәскә дигән күрсәтмәсе җиткерелде.
-
Мөслимдә ат сөючеләр клубы барлыкка киләчәк
"ВКонтакте" социаль челтәрендә күптән түгел генә "Дага. Мөслим районы ат сөючеләре өчен" дип исемләнгән төркем барлыкка килгән иде. Бүгенге көндә әлеге төркемгә 90га якын райондашыбыз кушылган. Мөслим районындагы ат сөючеләрне берләштерү киләчәктә район үзәгендә ат сөючеләр клубын барлыкка китерү максатыннан оештырылды. Хәзерге вакытта район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге...
-
Поздравления 11.02.2015