Реклама
10 февраль 2015 яңалыклары
-
Шоферлар өчен яңа закон гамәлгә керде
ЮХИДИның район бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, шоферлар өчен яңа закон гамәлгә керде.1 февральдән машиналарда алгы ярымсферага (передняя полусфера) - шофер һәм аның янәшәсендәге тәрәзәләргә караңгы пыяла кую яисә каралтылган пленка (тонировка) куйган очракта, руль артындагыларга административ беркетмә төзелеп, 500 сум штраф салына.
-
Ничек яшисең, авыл?
9 февраль көнне Баланлы авыл җирлегендә отчет сессиясе узды. Сессия эшендә район башлыгы Рамил Муллин, тармак җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты. Баланлы авыл җирлеге башлыгы Фатыйх Сафин, иң элек, җирлектә башкарылган эшләр турында бәян итте.
-
Пенсия түләүләре. Кайсын сайлыйсыз?
Быел 1967 елда туган һәм яшьрәк гражданнар пенсия хокукларын формалаштыру вариантын сайлый ала: иминият һәм тупланма пенсияләрне формалаштырыргамы яисә иминият пенсиясен генә формалаштырыргамы?
-
Мөслим лицеенда геройлар истәлегенә ярышлар узды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, лицей базасында мәктәп укучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары да чакырылган иде.
-
Мөслим авыл җирлегенең отчет сессиясе булачак
13 февраль көнне район мәдәният йортында Мөслим авыл җирлегенең отчет җыелышы була. Башлана 18.00 сәгатьтә. Мөслимлеләрне район мәдәният йортында көтеп калабыз.