30 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Мөслимдә "Йолдызлык" фестивале старт алды
Кечкенә чагыннан ук, хәтта балалар бакчасы эскәмиясеннән, һәр сабый сәхнә йолдызы булырга хыяллана. Гадәти күренеш, телевизорда көн дә, төн дә матур күлмәкләр киеп чыгыш ясаган апа-абыйлар нәниләр өчен күктәге ерак йолдыз кебек якты һәм искиткеч матур булып күренә. Ә бит алар да кайчандыр телевизор каршына басып артист булырга хыялланган.
-
"Агромастер" продукциясе Белорусиягә дә китәчәк
"Агромастер" җитештерү компаниясе чит төбәкләр белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Хәзер аның Казахстанда, Оренбург, Самара өлкәләрендә, Алтай краенда һәм Омскида үз клиентлары бар. Узган атнада компания Амур өлкәсенә 28 агрегат җибәрү турында килешү төзеде.
-
Автокибетләр проблеманы чишә (+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)
Мөслимнең үзендә яшәүчеләргә җаны теләгән кибеткә кереп, теләгән ризыгын, кием-салымын алырга мөмкинлек булса да, район үзәгеннән еракта гомер итүчеләр, бигрәк тә кече авылларда яшәүчеләр бу яктан зур кыенлыклар кичерә.
-
Агымдагы елда район үзәгенең 4 күпфатирлы йортында ремонт узачак
Ел саен район үзәгендә урнашкан күпфатирлы йортларның кайберсе капиталь һәм агымдагы ремонт кичерә. 2015 ел дәвамында барлыгы дүрт йортка ремонт керәчәк.
-
Район башлыгы Рамил Муллин студентлар белән чираттагы очрашуын уздырачак
Үсеп килүче буынны, бигрәк тә чит шәһәр-районнарда белем алучы егет-кызларны борчыган мәсьәләләрне барлау максатыннан район башлыгы Рамил Муллин студентлар белән очрашу оештыра.