Кечкенә чагыннан ук, хәтта балалар бакчасы эскәмиясеннән, һәр сабый сәхнә йолдызы булырга хыяллана. Гадәти күренеш, телевизорда көн дә, төн дә матур күлмәкләр киеп чыгыш ясаган апа-абыйлар нәниләр өчен күктәге ерак йолдыз кебек якты һәм искиткеч матур булып күренә. Ә бит алар да кайчандыр телевизор каршына басып артист булырга хыялланган.