22 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Авылларда халык җыеннары дәвам итә
21 гыйнвар көнне Яңа усы һәм Метрәй авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Җыеннарда авыл башлыклары җирлекнең яшәеше, үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.Халык та үзен борчыган сорауларгапроблемалар турында район башлыгына җиткереп, сорауларына җавап алды.
-
Район күләмендә "Батырлар ярышы" уеннары узды
Район күләмендә "Батырлар ярышы" исеме астында хәрби-кулланма уен төрләре буенча ярышлар башланды. Бәйге "Форпост" үзәге хезмәткәрләре арасында уза. Анда "Бөркетләр" һәм "Арысланнар" командасы - барлыгы 40 кеше көч сынаша.
-
Мөслимдә чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча тәҗрибә семинары узды
Бүген ТР Мөслим һәм Сарман районнары биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәҗрибәсе буенча семинар узды. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов, "ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды" дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков,...
-
МТВ 21.12.2014