20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Уникаль шәхес
20 гыйнвар көнне Туган якны өйрәнү музеенда фәнни хезмәткәр булып эшләүче Рәйхан Хантимеровка юбилее - 60 яше тулу уңаеннан район башлыгы Рамил Муллин тантаналы шартларда Мактау грамотасы тапшырды. Рәйхан Хантимеров озак еллар музейны җитәкләде. Аны рәссам, эзлекле фәнни эшләре белән район халкына хезмәт куючы кеше буларак хөрмәт итәләр. Райондашыбызны юбилее...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Кеше иреген һәм хокукларын яклауга зур өлеш керткәне өчен Мөслим районы прокуроры Фәнис Әнфәс улы Сәлимов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Яңа ел бизәге
Район оешма-предприятиеләренең Яңа елга әзерлеге, бизәлеше буенча "Иң яхшы Яңа ел бизәге" исемле конкурс игълан ителгән иде. Дүшәмбе көнне узган иртәнге планлаштыру утырышнда конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. 1 урынны Мөслим коры сөт заводы алды. 2 урынга "Татфондбанк"ның Мөслимдәге өстәмә офисы лаек булды. 3 урынга Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният бүлеге...
-
Авыл җыены
19 гыйнвар көнне Исәнсеф һәм Үрәзмәт авыл җирлекләрендә, авыл җыеннары үтте. Анда район башлыгы Рамил Муллин, район активистлары катнашты. Җыенда авыл җирлекләренең үткән елның эшчәнлеге буенча отчет тыңланды. Соңыннан авыл халкы Рамил Хамзовичка үзләренең борчыган сорауларын бирделәр.