Реклама
15 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
яҢА ЕЛДА - ЯҢА ЙОРТ
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы кысаларында Мөслимдә тагын бер 15 фатирлы йорт төзү бара. Узган елның ноябрь аенда башланып киткән төзелеш эшләре кышкы чорда да тукталмады. "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыятенең прораб Сәүбән Фазлыев җитәкчелегендәге 18 кешелек төзүчеләр бригадасы өченче катта...
-
Бүләкләр көтә
"Авыл утлары" газетасының алдагы санында без әбүнәчеләребез арасында уйнатылган лотерея нәтиҗәләрен бастырган идек. Җиңүчеләр бүләкләрен ала башлады инде. Шундый бәхетлеләрнең берсе - Мөслим авылында гомер итүче аксакал Мирзанур Гыйльфанов бүләкне ихлас сөенеп кабул итте. "Авыл утлары" газетасы - минем гомерлек юлдашым. Аннан һич кенә дә аерылып булмый. Җирлегебездәге яңалыкларны да,...
-
Авыл хуҗалыгы
"Сөт иле" компаниясе составындагы хуҗалыкларда бүген "үзгәртеп кору" бара. Узган җәйдә компания җитәкчелеге "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында эшне оештыруда, продукция алуны арттыруда ярдәм итү өчен немец Райнхарт Мацулланы китерде. Райнхарт киләчәктә сыерларның продуктлылыгын 16 кг га җиткерергә вәгъдә итә. Малларны диспансерлаштыру да шул максаттан эшләнде. Диспансерлаштыруны терлекләрне яшьләренә, сәламәтлекләренә карап...
-
МТВ 14.01.2015
-
Юллар,юллар
Җирлекләрдә халык белән очрашулар, җыеннар башланып китте. Кече авылларның берсе булган Исәнсеф Чишмәдә узган очрашуда район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты. Кече авыллар күпвакыт игътибардан читтә калып килә. Шул сәбәпле кече авылларда яшәүчеләрне борчыган проблемалар да кискенрәк яңгыраш ала кебек. Район үзәгеннән читтә урнашкан Исәнсеф Чишмәдә яшәүчеләр дә очрашудан файдаланып...