Реклама
14 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Гасыр яшьтәше
Җирлегебездә йөзьяшәрләр саны арта. Яңа Сәет авылында гомер итүче Гайнекамал Мәүлиевага 100 яшь тулды. Гасыр яшьтәше Гайнекамал апаны юбилее белән район җитәкчелеге котлады. Рамил Муллин юбилярның иңнәренә ак шәл салды, Россия Федерациясе Президентының һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау хатларын тапшырды.
-
Плениум узды
"Мизгел" яшьләр үзәгендә Мөслим муниципаль районы ветераннар советының пленар утырышы үтте. Аның эшендә район башлыгы Р.Муллин катнашты. Утырышның көн тәртибендә өлкәннәрнең актив тормыш алып баруын тәэмин итүдә район ветераннар советының эшчәнлеге каралды. Актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган һәм ветераннар хәрәкәтендә тынгысыз хезмәтләре өчен Рәмилә Галимова, Равил Минһаҗев, Мөҗәһидан Мортазинга район...
-
Тарихка күз салып
Мәлләтамак авыл китапханәсендә Татарстанның Милли китапханәсе ачылуына 150 ел тулу уңаеннан "Китап тарихын эзләп" исемле тематик кичә үтте. Кичә барышында укучылар китап тарихы, милли китапханә ачылу тарихы белән таныштылар. Слайд-шоу караганнан соң, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Мөгаллимнәр экскурсиядә
Районыбызда татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүген Туган якны өйрәнү музеена килде. Мөгаллимнәр районыбыз язучылары һәм шагыйрьләре залында булды, Рәйхан Хантимеровның фоторәсемнәр күргәзмәсен карады. Очрашу китапханәдә дәвам итте. Шул рәвешле мөгаллимнәребез Әдәбият елын ачты.