Реклама
13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Ремонт дәвам итә
Үзәк хастаханәдә ремонт эшләре дәвам итә. Ремонтка дәүләт таравыннан 50 млн сум акча бирелде, озакка сузылган ремонт барышын күрергә, хастаханәгә район башлыгы килде. Рамил Муллин ремонт эшләренең барышы, шул исәптән эшнең ни сәбәпле озакка сузылуы белән кызыксынды.
-
Иске Яңа ел!!!
Бәйрәмнәр дәвам итә, 13 гыйнвар Иске Яңа елны каршылыйбыз. Үзәк чыршы каршында бәйрәм тантанасы узды. Мәдәният хезмәткәрләре ясалма сәхнәдә концерт программасы тәкъдим иттеләр.
-
Төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә.
Районыбызда кырыс кыш шартларында да төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә күп катлы йортлар ишегалдында иске сарайлар сүтелә. Бу атнада әлеге эшләр Кооператив урамының Мөслим коры сөт заводы артында урнашкан иске корылмаларда бара.
-
Җиңүләр
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Айнур Җәлилов ТР җыелма командасы составында 4-8 гыйнвар көннәрендә Самара шәһәрендә узган "Рождественский волан" Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. Айнур 2003 елгылар һәм кечерәкләр арасында аерым һәм катнаш категорияләрдә 2 урынга лаек булды. Тренеры - Инсаф Ханов. 3-9 гыйнвар көннәрендә бадминтон бүлеге укучылары Ралина Вәлиева һәм...
-
Күргәзмә
Туган якны өйрәнү музеенда әледән-әле төрле күргәзмәләр оештырылып кына тора. Бер айдан артык районыбызның канва белән чигү осталарының картиналарыннан һәм Альберт Минһаҗевның талдан үргән эшләнмәләреннән күргәзмә эшләгән иде. Бүген исә районыбызның танылган рәссамы, Туган як музеена нигез салучыларның берсе булган Райхан Хантимеровның иҗатына багышланган "Туган як мизгелләре" дип исемләнгән фоторәсемнәр...
-
Матбугат үзәгенә бүләк
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән конкурста "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Мөслим информация-редакция үзәге директоры Зәкиев Рөстәм Мөнәвир улы, "2014 елда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган программаларны яктырткан иң яхшы муниципаль теле-радиокомпания" номинациясендә җиңү яулап, II...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан Мөслим гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәбирова Сәвия Закирҗан кызы муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Рәхмәт сүзләре
Район мәдәниятен үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты директоры Шакирова Диана Дамир кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.