18 декабрь 2014 яңалыклары
-
Балалар китапханәсе мөдире Ханә Сәхбетдинова I дәрәҗә дипломына лаек булды
ТР Балалар китапханәсе үткәргән "Якташ язучым исеме белән туган ягымны данлыйм" дип исемләнгән республикакүләм электрон презентацияләр конкурсында 30 районнан 118 китапханәче катнашты.
-
Район буенча соңгы 12 елда бер генә бала да дәүләт учреждениесенә җибәрелмәгән
"Мизгел" яшьләр үзәгендә районның опека һәм попечительлек бүлегенең чираттагы киңәшмәсе узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин катнашты.
-
Илшат Фәрдиев: "Сезнең райондагы матур үзгәрешләрне күреп, мин позитив кәеф белән китәм"
18 декабрь көнне Мөслимгә "Сетевая компания" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев килде. "Аның безнең районга эш визиты белән килүе - энергетикларның һөнәри бәйрәмнәренә зур бүләк булды", - ди Элмәт электр челтәрләренең Мөслим районы электр станциясе җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәев.
-
Мәдәният елы нинди вакыйгалар белән истә калачак?
Үтеп баручы мәдәният елыннан гомерләрен әлеге өлкәгә багышлаган, халыкны рухи яктан баету юлында эшләгән хезмәткәрләр генә түгел, мәдәни чараларда актив катнашучы тамашачылар да, хаклы рәвештә яңалык, үзгә тамашалар өмет итте һәм алданмадылар.
-
МТВ 17.12.2014
-
Полиция Кыш бабае быел да уңышсыз гаиләләр белән очрашачак
Балалар катнашындагы җинаятьләр санын киметү, хокук саклау органнары белән халык арасында туры элемтә булдыру максатыннан Россия Эчке Эшләр министрлыгы ел саен "Полиция Кыш бабае" дигән акция оештыра.
-
19 декабрь Мөслим мәдәният йортына корабльләр туктаячак
19 декабрь көнне район мәдәният йорты корабльләр өчен гаваньга әйләнәчәк. Узып баручы Мәдәният елына йомгак ясаучы "Корабльләр туктый Мөслимгә" дип исемләнгән шоу-тамаша бик мавыктыргыч булачак.
-
Тиздән район үзәге әкият илен хәтерләтәчәк
Бүген Мөслимнең үзәк өлешендә кызу темп белән Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Оешма-предприятиеләр кар сыннары ясый, боз шәһәрчене төзи. Кайбер учреждение хезмәткәрләре балалар өчен тау ясау эшенә кереште. Үзәк чыршы урнаштыру эше инде төгәлләнде.
-
18 декабрь – гражданнар хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне
Быел ГХАТ(гражданнар хәле актларын теркәү органы) органнарының барлыкка килүенә 97 ел тула. Кеше гомеренең барлык мөһим вакыйгалары, бал туудан алып фани дөньяга күчүгә кадәр, шушы дәүләт органы белән бәйле.