Реклама
17 декабрь 2014 яңалыклары
-
Бурычлары булган гражданнар исемлеге газетаның 17 декабрь санында дөнья күрде
Билгеле булганча, коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре булган райондашларыбыз белән бүген катгый "көрәш" алып барыла. "Көрәш" дигәч суд приставлары, район башкарма комитеты активы, коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре уздырган рейдларны аңларга кирәк.
-
2014 елда Мөслимнең 112 әнисе ана капиталына лаек булган
Бүгенге көндә ана капиталының суммасы 429 мең 408 мең 50 тиен тәшкил итә. 2014 нче елның 9 аенда 112 әнигә ана капиталы бирелгән. 2007 елдан РФ Президенты карары белән гамәлгә кергән программа барышында барлыгы 1169 райондашыбыз ана капиталы сертификатына ия булган.
-
Озакламый Михайловка, Тат.Бүләр, Иске Карамалы балалары да сәнгать мәктәбенә йөри алачак (+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)
16нчы декабрь көнне район башлыгы Рамил Муллин Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең хезмәт коллективы белән очрашты һәм класслар белән танышып йөрде.
-
"Яшьлек" спорткомплексы шугалагында яшьләр өчен дискотекалар оештырыла башлады
"Яшьлек" спорткомплексында шугалак эшли башлады. Биредә мөслимлеләр тимераякта һәм чаңгыда шуа ала. Шугалак 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Ял көннәрендә 19.00 сәгатьтән үк ачыла.
-
“IT-чемпион” конкурсында җиңгән Мөслим урта мәктәбенең ике укучысына ноутбук һәм мәктәпкә интерактив такта биреләчәк
"IT-чемпион" Республика конкурыс дәүләт һәм муниципаль түләүләрне электрон формада башкаруны популярлаштыру максатыннан булдырылды һәм ике ел рәттән барды. Быел конкурс 2 номинациядә үтте.
-
"Туган як" агрофирмасы генераль директоры Р. Шәриповка "Мөслим районының мактаулы гражданины" исеме бирелде
17 декабрь көнне икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXV сессиясе үтте. Сессияне район башлыгы Рамил Муллин алып барды.
-
Мөслимдә Казахстан аракысы саткан бер машина тоткарланган
"Алкоголь" дип исемләнгән айлык кысаларында районның спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнгән кибетләре тикшерелде.