Реклама
16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мөслим лицее укытучылары диплом белән кайтты
Яр Чаллы шәһәренең 1 нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үткәрелгән регионара "Иҗат, сәнгать, осталык" методик эшкәртмәләр конкурсына йомгаклау ясалды. Анда Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укытучысы Әльфия Каржавкина III нче дәрәҗә лауреат Дипломына, "Миләшкәй" балалар бакчаның музыка җитәкчесе Ландыш Заянова Ландыш "Әти-әниләргә ачык чара" номинациясендә" I нче дәрәҗә дипломга...
-
"Кайнар линия" эшли
Район хакимиятендә "Кайнар линия" эшли. Эш көннәрендә 2-59-39 телефонына шалтыратып, үзегезне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә, төрле сорауларга ачыклык кертә аласыз. Сорауларга җаваплар "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасында басылачак. Сораулар белән 2-58-52, 2-45-57 һәм 2-50-05 телефоннары аша Матбугат үзәгенә дә мөрәҗәгать итәргә була.
-
Альберт Борһанов "Туган як"ны өйрәнү музеена экспонатлар алып кайтты
11 декабрь көнне "Мөслим туган як" музеена ,Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты галиме, Альберт Борһанов, археологик казу эшләре вакытында табылган экспонатларны фәнни яктан өйрәнеп, кире кайтарды. Көнчыгыш Татарстанның борынгы тарихын өйрәнүдә активлык күрсәткән өчен бер төркем укытучыларга, музей хезмәткәрләренә дәрәҗәле уку йортының бүләкләрен тапшырды.
-
Язылу бара
2016 елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" (Сельские огни") газетасына язылу бара. Бәяләр аерым кешеләр өчен - 564 сум, оешмалар өчен - 579 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 300 сум.