9 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Мәртәбәле кунаклар
8 сентябрь көнне район үзәк китапханәсендә Г.Тукай исемендәге премия лауреты, Рафаэль Тухватуллин премиясе лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Клара Булатова,ТР Язучылар берлеге әгъзәсе Минзифа Әхмәтшина кунакта булдылар.
-
"Мизгел"яшьләр үзәге балалар өчен һәрвакыт төрледән төрле чаралар оештыра
7 сентябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге "Дуслар клаб" кафесы белән берлектә кинотеатрда балалар өчен "Тайная жизнь домашних животных" мультфильмын күрсәтүне оештырдылар. Мультфильм карарга балалар бик үкп җыелган иде, шулай ук Бөгелмә аграр көллияте студентлары да әлеге чарада катнаштылар. Балаларга мультфильм күрсәтү районыбызда матур традициягә әйләнеп килә, дип хәбәр итәләр "Мизгел"...
-
Сәнгать мәктәбе укучылары Динә Закирова белән очраштылар
Сәнгать мәктәбендә даими эшләп килүче «Буыннар очрашуы» циклын дәвам итеп, 7 сентябрь көнне сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары тагын бер күңелле чара оештырдылар. Г.Камал театры оркестры артисты, «Алканнар» рок-группасы солисты, скрипкада уйнаучы якташыбыз Динә Закирова белән очрашуга районыбыз ветераннары да бик теләп килделәр. Кичәне халык уен кораллары бүлеге...