9 апрель 2017 яңалыклары
-
"Карлыгач" балалар бакчасы театр конкурсында 1 урынны алган
Сәхнә сәнгате буенча "Театр театр кебек-2017" республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында Мөслимнең "Карлыгач" балалар бакчасы да бар. Бакча балалары "Драма театры" номинациясендә беренче урынны алдылар. Җитәкчеләре-бакчаның музыка җитәкчесе Гөлнар Фәрхетдинова.
-
Лицей кызларын уңышлары белән котлыйбыз
Мөслим лицееның 5 А сыйныфы укучылары Әминә Морзаханова белән Кристина Янова республика буенча уздырылган иҗат эшләре бәйгесендә катнашты. Композитор В.П.Соловьев-Седойның тууына 110 ел туу уңаеннан «Музыкаль палитра» исеме астында узган конкурста Әминә «Электрон муза» номинациясендә III дәрәҗә Диплом, ә Кристина «Музыкаль акварель» номинациясендә «Иҗади алым» Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Укучыларны...
-
Бүген христианнар тал песие ботагын алып кайта
Пасха - христианнарның иң борынгы, төп бәйрәме. Ул Инҗилдә тасвирланган Гайсә Мәсихнең терелүенә багышлап үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр ел өчен бәйрәм итү көне ай-кояш календаре буенча билгеләнә. Христианнар бу бәйрәмне беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып билгеләп үтә. Бәйрәм көне итеп 4 апрельдән (иске стиль белән 21 март) соң...
-
Тәрбиягә алынган баланың тормыш-көнкүреше анкеталарда күренә
Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре тәрбиягә алынган гаиләләрдә яшәүче балаларның тормыш-яшәү шартларының уңайлыкларын барлауга юнәлдерелгән анкеталар тутырталар. Әти-әниләр анкеталарны аноним рәвештә тутыралар. Соңрак анкеталар Казан шәһәрендә урнашкан балаларны уллыкка-кызлыкка һәм тәрбиягә алу үзәгенә җибәреләчәк. Бүгенге көнгә 30 анкета тутырылды.
-
Ирем намаз укуыма каршы. Миңа нишләргә? (сорау-җавап)
«Мин намаз укый башладым, әмма ирем һәм кайнанам (без бергә яшибез) моңа каршы. «Әгәр намаз укуыңны дәвам итсәң, аерылышабыз, миңа яулыклы хатын кирәкми, мин сине башка төрле чакта яраттым», - ди ирем. Миңа нишләргә? Аллаһка тугры калыргамы, иремнең сүзен тыңларгамы?» Татарстанның Питрәч районында яшәүче Гүзәл ханымның әлеге соравына «Гаилә» мәчете...
-
“Казан егетләре” яңа солист Айнур Латыйповка ни өчен “мясной магнат” дигән кушамат такканнар?
"Казан егетләре" төркеменең ишәюе хакында хәбәр иткән идек инде. Егетләр үзләре Айнурны бик җылы кабул иттек, бер-беребез белән уртак телне тиз таптык дип сөйләсәләр дә, яңа солистның үзенең дә фикерен ишетәсе килде. - "Казан егетләре" белән бер сәхнәдә Чиләбе өлкәсенең Устьбагарян бистәсендә узган концертларында чыгыш ясарга туры килде, - дип...
-
Гимназиялеләр матурлыкка мәдхия җырлады
Укучыларның дәрестән соң буш вакыты мәдәни чараларда катнашып уза. Бу атнада гимназиялеоәр мөслимлеләрне "Матурлыкка мәдхия" дип исемләнгән тәрбияви чара белән таң калдырды. Мәктәп балалары килгән кунакларга кул эшләреннән күргәзмә, җырлы биюле тамаша, татар халык киемнәреннән дефиле, музей экспонатларын күрсәтте.
-
Урам, капка төпләрен чистартыр чак җитте
Чисталык икеайлыгы бара. Оешма-предприятиеләр тирәләрендә өмәләр башланып китте. Бу ялларда район үзәк хастаханәсе дә тирә-юнен тәртипкә китерде. Мөслим авыл җирлеге шәхси йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә. "Өмәләр оештырыр чак җитте. Кыш буе җыелган шакшы бүген җир өстендә калды. Үз территорияләрегезне тәртипкә китерүегезне сорыйбыз", - ди алар.
-
Аграр көллият студентлары ат спорты белән танышты
Ат спорты клубы төзелүгә әле аз вакыт үтте. Шулай да ул тиз арада мөслимлеләрнең яраткан урынына әверелде. Райондашларыбыз гаиләләре белән килеп, биредә тәрбияләнүче атлар белән таныша. Күптән түгел генә экскурсиягә Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы студентлары килгән. Менә шушындый истәлек фотосын җибәргән безгә алар мәгълүмат итеп.
-
Мөслимдә бассейнга йөрүчеләр күбәйгән
Бу хакта "Нептун" йөзү бассейны администрациясе хәбәр итә. Бассейнга йөрүчеләр Мөслимдә болай да шактый. Тик соңгы вакытта кече бассейн да буш тормый икән. Мөслим гимназиясендә ремонт башлану сәбәпле укучыларның физкультура дәресе хәзер бассейнда уза.
-
Биектау районының 27 гаиләсе соципотека программасы буенча фатир ачкычлары алды
В поселке Бирюлинский зверосовхоз Высокогорского района РТ состоялось торжественное заселение многоквартирного дома по программе социальной ипотеки. 27 семей работников ЗАО «Бирюли» получили новые квартиры по улице Гагарина. Поздравить земляков приехал глава района Рустам Калимуллин. «Времена настали хорошие, привычным делом стало сдавать такие дома. Сегодня в Бирюлях сдаем уже четвертый многоквартирный...
-
Авыл урамнарын шлагбаумнар саклый
Озакламый бөтен ил буенча йөк машиналарына чикләнүләр кертеләчәк. Мөслимдә бу эш инде башланды. Беренчеләрдән булып авыл җирлекләре территорияләренә шлагбаумнар куелды. Язгы сазлык вакытында авыл урамнарын, җирлек юлларын саклап калу максаты белән авыр йөк машиналарына, авыл хуҗалыгы техникасына керү тыелды.