5 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
2015 елда 154 пар гаилә буларак теркәлгән
Мөслим район гражданлык актлар хәлен теркәү бүлеге мәгълүмәтләрен алганда 2015 елның декабрь аенда районда 19 бала дөньяга килгән, шуларның 9 малай, 10сы кыз-бала. Ел башыннан 198 бала тәүге авазын салган: 113 малай һәм 85 кыз-бала. Декабрь аенда - 22, ел башыннан 313 кеше үлгән. 2015 елда 154 пар балдак кигәннәр,...
-
"Костер" - "Ялкын" сәламәтләндерү үзәгенә лицей укучысы китте.
4 -10 гыйнвар көннәрендә "Ялкын" сәламәтләндерү үзәгендә смена ачыла. Әлеге сменада район вәкилләре һәм республика конкурсларында финал чыккан укучылар чакырылды. Безнең район вәкиле буларак лицейның 8 а сыйныф укучысы Рәмилә Салимова китте.
-
Балалар өчен үзәк чыршы янында бәйрәм оештырылды
4 гыйнвар көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәге кышкы каникулларын мәктәп лагерьләрендә үткәрүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырды. Бәйрәм үзәк чыршы янында узды. Балалар өчен кызыклы уеннар, концерт программасы әзерләнгән иде. Шулай ук балаларны бәйрәм белән котларга Кыш бабай һәм Кар кызыда килгән иделәр.
-
Үзәк мәчеттә укулар барды
Мөслимнең үзәк мәчетендә 3-4 гыйнвар көнне укулар үтте. Ике көн дәвамында барган укуда, Казан шәһәре мөгәллимнәрен тыңларга 39 райондашыбыз килгән иде.