Юбилейларыгыз белән!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Кәрамова Җәннәт Кәрам кызы (Мөслим) – 90 яшьлек, Хафизова Фәния Габидулла кызы (Вәрәшбаш) , Гайниев Дәниф Имам улы (Үрәзмәт) – 70 яшьлек, Шәяхмәтова Рәйханә Фоат кызы (Мөслим), Ханова Сәхия Рифхать кызы (Мөслим), Блохин Николай Николаевич (Шуганка), Гәрәева Халисә Дәүләтгәрәй кызы (Баек) – 65 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә хәерле озын гомер кичерергә язсын. Гаиләләрегездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт булсын.
Рамил Муллин,
муниципаль район башлыгы,
район Советы рәисе.
Илгиз Низамов,
район ветераннар советы рәисе.
Нет комментариев