Ветераннарны котлыйбыз!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Хәкимов Өлфәт Хәким улы (Мөслим) – 90 яшьлек, Гыйльфанова Мәүҗидә Мөглетдин кызы (Иске Вәрәш) – 85 яшьлек, Гыйльфанова Флүрә Имам кызы (Югары Табын) – 80 яшьлек, Хатбуллина Энҗе Шәмси кызы (Мөслим), Бәдретдинова Гайнелҗинан Каюм кызы (Мөслим), Гыйльфанова Людмила Сәхби кызы (Мөслим), Гәрәев Мазһар Әнәс улы (Мөслим) – 75 яшьлек, Гыйльметдинов Миркасыйм Әкрам улы (Баек), Галиева Фирдәвия Могыйн кызы (Игенче) – 70 яшьлек, Ишинбаева Рая Салихҗан кызы (Мөслим), Гарифуллина Гөлүсә Мирзаян кызы (Әлмәт), Шәрифуллина Нурия Тимергали кызы (Иске Чакмак) – 65 яшьлек, Шириева Гөлфия Әгъләм кызы (Әндереш), Идиятуллина Нәзифә Сәхипҗан кызы (Тойгелде) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле мул тормышта, хәерле озын гомер итәргә язсын. Һәр туар таң чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге китерсен. Көннәрегез тыныч, якты булсын.
Альберт Хуҗин, район башлыгы, район Советы рәисе.
Илгиз Низамов, район ветераннар советы рәисе.
Нет комментариев