Мөслим-информ

Ветераннарны котлыйбыз

--, 7 июль 2022 - 11:39
567
0
0

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Бәширова Хөллия Мирзегаян кызы (Иске Карамалы) – 90 яшьлек, Абдуллина Венера Миңнемөхәмәт кызы (Мөслим), Нуриева Наилә Нуриәхмәт кызы (Мәлләтамак), Газизова Разия Хуҗагали кызы (Елгабаш) – 80 яшьлек, Шәйгәрданов Минсәгыйт Фәхрази улы (Метрәй) – 75 яшьлек, Сафина Хәлимә Хәсән кызы (Мөслим), Харисов Рәис Хатыйп улы (Метрәй), Әбүбәкеров Ринат Әбүбәкер улы (Бүләк) – 70 яшьлек, Шәмсекәев Таһир Шәмсулла улы ( Т у г а ш), Дәүләтова Синара Касыйм кызы (Тойгелде), Шадрин Михаил Петрович (Рус Шуган) – 65 яшьлек, Деникаева Фәнзирә Хәниф кызы (Мөслим) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, имин тормыш, нык лы сәламәтлек те либез. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле мул тормышта, хәерле озын гомер итәргә язсын. Һәр туар таң чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге китерсен. Көннәрегез тыныч, якты булсын.

Альберт Хуҗин, район башлыгы, район Советы рәисе. Илгиз Низамов, район ветераннар советы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: