Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ТРның атказанган укытучысы Тимерхан Арслановка – 70 яшь

06 июля 2018, 16:08

1143

0

0

ТРның атказанган укытучысы Тимерхан Арслановка – 70 яшь

Хөрмәтле һәм кадерле туганыбыз – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Арсланов Тимерхан Сәетҗан улын 70 яшьлек юбилее белән ихластан тәбриклибез. Ул 46 еллык намуслы хезмәт юлының 36 елын  укытучы хезмәтенә багышлады, Мари Бүләр һәм Яр Чаллы шәһәрендә балаларга белем һәм тәрбия бирде.

Кадерлебез! Сез кешеләргә хезмәт итү, укучыларны һәм студентларны шәхес итеп күрү кебек мәңгелек кыйммәтләргә тугры калдыгыз, төрле хәлләрдә дә игътибарлы булып, һәркемне аңлый аласыз. Сез – кабатланмас шәхес, намуслы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше. Без сезнең белән горурланабыз.

Юбилеегыз белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, максатларыгызның тормышка ашуын, күтәренке кәеф телибез.

Барлык туганнар исеменнән Регина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X