Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәбриклибез!

21 мая 2021, 14:29

3008

0

0

Тәбриклибез!

Мөслимдә яшәүче кадерле кешебез – әниебез, әбиебез, әтиебезнең гомерлек юлда-шы Нәсифуллина Рәффәрия Гәләетдин кызына 21 майда 75 яшь тула.Кадерле, газиз әниебез! Сине бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз! Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни, бу дөньяда синең тирән кайгыртуыңны тоеп яшәүдән дә олы бәхет юктыр. Алдагы гомер юлларыңда ныклы сәламәтлек, куанычлы көннәр, бәрәкәтле мул тормышта әтиебез Зәкәрия белән бергә бәхетле яшәвеңне телибез. Кайгы-хәсрәткә биреш-ми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә на-сыйп булсын.Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, без – балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.Бу көн шулай күңелледер – син туганга.

Бу дөнья шулай яктыдыр – син булганга.

Бөтен җиһан шатлангандыр син туганда.

Тирә-якта һәрчак бәйрәм син булганда.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың, туганнарың. Бу теләкләргә әтиебез Зәкәрия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X