Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләйлә Харисовага – 55 яшь!

20 ноября 2019, 09:55

2567

0

2

Ләйлә Харисовага – 55 яшь!

20 ноябрь көнне мәгариф идарәсендә 9 ел математика фәне буенча методист, методик кабинет җитәкчесе, 7 ел мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе, бүгенге көндә исә мәгариф идарәсе начальнигының укыту-методик эшләр буенча урынбасары булып эшләүче Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең Почетлы хезмәткәре Ләйлә Мирзанур кызы Харисованың 55 яшьлек юбилее.

Һәр эшкә иҗади якын килә белгән, төрле аудитория белән җиңел генә эш оештыра белүче, энергиясе ташып торган укытучыны район мәгариф идарәсенә эшкә чакырып ялгышмыйлар. Ул эшләгән чорларда методик кабинет районда педагогик кадрларның белемен камилләштерү, компетентлы белгечләр әзерләү, тәҗрибә уртаклашу буенча алыштыргысыз үзәккә әверелде. Аның инициативасы белән, мәгариф идарәсе методик кабинеты компетентлы белгечләр, заманча мәгълүмати-техник җиһазлар белән тулыландырылды.

Ләйлә Мирзанур кызы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең компетентлыгын күтәрү өчен күп көч куйды. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре берләшмәсе эшен оештырып, аны системалы нигезгә салды. Берләшмә утырышларында укыту-тәрбия нәтиҗәләре анализлана, эчке контроль диагностик нигезгә корылды.

Шулай ук ул укытучыларның белемен күтәрүне системага салып, Казан шәһәре Мәгарифне үстерү институты, Казан (Идел буе) дәүләт универстеты, Икътисад һәм идарә институты, Минзәлә педагогия көллияте, Республика белем сыйфатын мониторинглау үзәге белән даими хезмәттәшлек оештырылды. Аның тырышлыгы белән, мәгариф идарәсе базасында авыл мәктәпләре укытучыларына икенче белгечлек буенча югары белем алу мөмкинлеге тудырылды. Бу юнәлештә мәгълүмати-методик үзәк эшчәнлеге республика мәгариф идарәләренә үрнәк итеп куелды. Районда мәгарифне мәгълүматлаштыру кебек күп көч, хезмәт, компетентлык таләп иткән эш Ләйлә Мирзанур кызы җитәкчелегендә зур тизлек белән, башка районнарга үрнәк булырлык итеп башкарылып чыкты.

55 яшь – ул тормыш тәҗрибәсе тупланган һәм яңа үрләр яуларга барлык мөмкинлекләр ачылган чор. Актив тормыш позициягез, хезмәт сөючәнлек, алдынгы карашлы, зирәк акыллы булу һәм Сезнең тырышлык белән укыту-тәрбия процессын заманча мәгълүмати технологияләр нигезендә оештыру районыбызны республикада әйдәп баручы районнарның берсенә әйләндерде. Сезнең җитәкчелектә, республикада беренчеләрдән булып, укытучыларның  электрон  иҗади  лабораториясе төзелде. Ул республикада югары бәя алып, республикакүләм семинарларда тәкъдим ителде.  

Педагогларның эш тәҗрибәләрен тарату да аеруча мөһим юнәлеш алды. Ләйлә Мирзанур кызы эшләгән чорда 3 тапкыр “Мәгариф”, 2 тапкыр “Фән һәм мәктәп” республика журналлары тулысынча район педагогларының эш тәҗрибәләрен яктыртып чыгарылды. 2017 елда районда республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәгә әзерлек чорында 11 төрле методик басмада 345 педагогның эшләре дөнья күрде. Быел исә мәктәпләр, балалар бакчалары Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты тикшерүен уңышлы үтеп, мәгариф идарәсе методик хезмәте эшчәнлеге уңай яктан билгеләнде. Болар, әлбәттә, Ләйлә Мирзанур кызының эшчәнлегенә дә куелган югары билге. Без моның белән горурланабыз.

Кешеләргә карата игътибарлы, ихтирамлы хөрмәтле хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, яраткан хезмәтендә яңадан-яңа үрләргә ирешүен теләп калабыз. Без Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергиягезнең бетмәвен, районыбыз мөгаллимнәренең белемле остазы һәм укытучысы булып калуын телибез.

Мәгариф идарәсе коллективы, профсоюз оешмалары советы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X