Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

10 августа 2020, 10:32

1968

0

0

Котлыйбыз!

Тат. Бүләр авылында го¬мер кичерүче кадерле әнкәем Фәтхуллина Рәсимә Хантимер кызының 10 август көнне гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее. Ул күп еллар Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә пешекче булып эшләде. Мәктәп коллекти¬вы, укучылар бүген дә аны хөрмәт итәләр.
Әнкәй! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет- шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Әткәй белән бергә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга, көчле рух¬лы һәм ярдәмчел, изге күңелле, гадел һәм тырыш булырга өйрәттегез. Безне, “бәбкәм” дип, җил-яңгырдан саклап-яклап үстердегез, белем бирдегез, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Барлык яшәү мәгънәгез без бул¬дык. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Бүгенгесе көндә дә безнең шатлыкларыбызны ур¬таклашып яшисең. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә- сүрелмичә, без – балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып яшәвеңне телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әнкәй, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X