Реклама
Котлаулар
Котлыйбыз!
Мөслим авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем Хәйруллина Галия Лотфулла кызына 29 сентябрьдә 70 яшь тула.
Яшьлегемдә сине очратканга Чиксез бәхетле мин!
Карадың да минем күзләремә,
Йөрәгемә утлар салдың син.
Шунда сиздем: кайнар йөрәгемне
Кулың белән тотып алдың син.
Шунда сиздем кыргый йөрәгемнең
Фәрештәсен – яңа хуҗасын.
Җаным белән сиздем гомеремнең
Синнән башка нурсыз узасын.
Гомерләр үтә икән ул: матур да, сикәлтәле дә тормыш юлыннан бер җан, бер тән булып атлап китүебезгә дә быел көз 47 ел тула.
Бер-беребезне ярты сүздән аңлап, олы хөрмәт белән яшәгәнгә бу дөньяда яшәү үзе зур бәхет икән бит ул!
Галиям! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйм һәм күңелемдәге иң изге теләкләремне юллыйм.
Гомерлек тормыш юлдашым Галия! Узган гомер юлыңда син дөньяга бары изгелек таратасың. Безгә биргән күңел җылың, олы йөрәгең, мәрхәмәтле булуың өчен мең рәхмәт сиңа. Гомер көзләребезгә дә парлап кереп, бәхетле гомерләр кичерсәк иде, ка¬дерлем. Ягымлы йөзеңдәге ихлас елмаюың беркайчан да сүнмәсен! Бәхеткә- хөрмәткә күмелеп, балалар- оныкларның күңел җылысын тоеп, бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп бергә-бергә яшәргә язсын безгә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Раиф. Бу теләкләргә улларың Илдар,
Айдар, киленнәрең Айгөл, Рәмилә һәм оныкларың Адилә,
Шамил, Алсу, Раян да кушыла
Нет комментариев