Котлыйбыз!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, хезмәт ветераннары Әхмадуллина Тәслимә Хаҗиәхмәт кызы (Мөслим) – 85 яшьлек, Миңнуллина Сәкинә Салих кызы (Катмыш) – 80 яшьлек, Гыйлаева Миңсылу Гайнелгыйлем кызы (Мөслим), Сафиуллин Факил Гыйздәт улы (Мөслим), Миннияров Мирзаһит Мирзаян улы (Мөслим), Каюмов Расыйх Хираҗетдин улы (Михайловка) – 75 яшьлек, Фазлыева Галия Әкмал кызы (Мөслим), Ишинбаев Николай Миннегәрәй улы (Мөслим), Мостафин Камил Мансур улы (Иске Вәрәш), Әгъзәмова Рәмилә Рәкыйп кызы (Метрәй), Альметов Миннемөхәмәт Сабир улы (Елгабаш), Кривошеева Галина Михайловна (Рус Шуган) – 65 яшьлек, Хөснетдинова Илүсә Габидин кызы (Яңа Карамалы) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын, ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәттә озын гомер кичерергә язсын. Гаиләләрегездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт булсын.
Альберт Хуҗин, район башлыгы, район Советы рәисе. Илгиз Низамов, район ветераннар советы рәисе.
Нет комментариев