Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз

03 июля 2022, 18:00

574

0

0

Котлыйбыз

Мөслим районы Метрәй авы­лында туып-үскән, ә бүгенге көндә Мөслим районы Елгабаш авылын­да гомер итүче әниебез Газизова Разияга 1 июль көнне 80 яшь тула.

Әниебез – үзенең 40 ел гомерен башлангыч сыйныф укучылары­на белем бирүгә багышлаган кеше. Елгабаш башлангыч мәктәбендә һәм Яр Чаллы шәһәренең Мулла­нур Вахитов исемендәге 2нче та­тар гимназиясендә укытучы булып эшләде.

Әниебезгә тормыш юлын­да бик күп сынаулар үтәргә туры килә, әмма ул беркайчан да сы­гылып төшми, бирешми. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне әниебез көчле рухлы, әтиебез белән пар ка­натлар булып, безнең өчен ныклы терәк, зирәк киңәшче, ярдәмче һәм үрнәк әни, үрнәк дәү әни булып го­мер юлын дәвам итә.

Юбилеең котлы булсын, әни,

Шатлыклар да килсен өелеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Бәхетләргә яшә күмелеп.

Без телибез сиңа тик бәхетләр,

Күтәренке булсын күңелең,

Гөрләп яшә, картаюны белми,

Бәрәкәттә үтсен гомерең.

Әниебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә тигезле­ге, көч-куәт, дәрт-дәрман, шатлык-куанычларга мул һәм бәрәкәтле тормыш телибез.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Котдус, балаларың Рушания, Нурания һәм Гөлүс, килен-кияүләрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X