Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 сентября 2021, 13:53

1680

0

0

Котлыйбыз!

29 сентябрь көнне Мөслимдә яшәүче Гыйльметдинова Фәнисә Сөләйман кызының ту­ган көне – 75 яшьлек юбилее!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син бөтен гомереңне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладың, хөкүмәтебез бүләкләренә лаек булдың.

Сиңа булган теләкләребезнең ихлас икәнлеген , рәхмәтләребезнең никадәр чик­сезлеген нинди сүзләр белән әйтсәк тә аз тоелыр кебек. Без – балаларыңа, гомер биреп, әтиебез белән ныклы тәрбия биргәнегез, тормышта үз урыныбызны табар­га ярдәм иткәнегез өчен Сезгә зур рәхмәтлебез!

Безнең йөрәк түреннән чыккан изге теләкләребезне фәрештәләр хуплап торсын­нар. Күңелең һәрчак шулай көр, җаның тыныч булсын. Әтиебез белән тигезлектә тагын бик күп еллар яшәргә, якты таңнарны кар­шыларга, туган йортның нурын сүндермичә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, сөенеп-шатланып яшәргә язсын.

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рафис, балаларың Илдар- Гөлшат, Илшат- Лилия, Илгиз-Гөлназ һәм оныкларың. Бу теләкләргә барлык туганнар, кода- кодагыйлар кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X