Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 июля 2022, 10:44

1043

0

0

Котлыйбыз!

Иң кадерле кешебез – Мәлләтамак авылында яшәүче әниебез Нуриева Сәрия Салих кызына 7 июльдә 80 яшь тула. Гомер буе фельдшер-акушер булып эшләгән газизебез – бик күпләрнең кендек әбисе. Бик ярдәмчел, киң күңелле зат ул. Тормышта терәгебез, ярдәмчебез, акыллы киңәшчебез әни. Әни, кадерлебез! Туган көнең, юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, озын гомер телибез. Без – балаларыңның игелеген күреп, оныклар бәхетенә куанып, якыннарыңның күңел җылысын тоеп яшәргә язсын. Тормышың шатлыккуанычлардан, күңелле мизгелләрдән генә торсын, әни. Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Сине яратып, улларың, киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев