Реклама
Котлаулар
Котлыйбыз!
Мөслимдә яшәүче кадерле әниебез Шәймиева Венера Ярулла кызы 5 декабрь көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әниебез! Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа алдагы көннәреңдә якыннарыңның игътибарына, яратуына төренеп, без – балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, мул тормышта озын гомер кичерергә язсын. Без сине бик яратабыз, әниебез!
Котлы булсын синең туган көнең,
Көннәрнең дә булсын яктысы.
Моннан соң да синең гомереңдә
Якты кояш кына балкысын.
Сине яратып, улың Илнар, киленең Рүзилә, оныкларың
Рушания, Рената, Иделия.
Нет комментариев