Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 января 2019, 09:59

1242

0

0

Котлыйбыз!

Кышның ямьле вакытында, 14 гыйнвар көнне, безнең иң кадерле кешебез – инәкәебез Мортазина Гөлдәмия Тимерҗан кызының – 70 яшьлек күркәм юбилее. 
Кадерле инәкәебез! Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлың озын булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әткәй белән бергә гөрләшеп яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, ә әти-әни исән булса, кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела. 
Ата-ана өчен бала, үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Без үзебез – әниләр, әтиләр, яннарыбызда оныкларыбыз йөгереп йөри – шушы самими балалык хисләрен яңадан тояр өчен сезнең янга җыелабыз. Инәкәй! Синең безгә күрсәткән игелекләреңне барлап, санап бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, кадерлебез! 
Кадерле, газиз, сөекле инәкәй! Сине бәйрәмең белән котлыйбыз. Озак яшә, биргән фатыйхаларың, фәрештәләр булып, безгә ирешсеннәр. Балаларың, оныкларың сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекләр генә кылсыннар. Борчу-хәсрәтләрен күрергә язмасын. 
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны, 
Хисләреңнең иң-иң яктысын, 
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны, 
Уйларыңның иң-иң татлысын – 
Тик син безгә, безгә багышладың, 
Һәм бүген дә моны аклыйсың. 
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, 
Күңелләрдә булган саф хисләр, 
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр – 
Безнең сиңа әйтер теләкләр. 
Әти белән тигез яшәгез сез, 
Ничек матур парлап йөргәндә! 
Шулай бергә каршы алыгыз сез 
Без сагынып кайтып кергәндә. 
Барлык балаларың исеменнән улың Раеф, киленең Рәүнәз, оныкларың Айзирәк-Инсаф-Дилия, Айзат-Алисә. Бу теләкләргә әткәебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X