Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 сентября 2020, 13:39

2490

0

0

Котлыйбыз!

Бүләк авылында яшәүче, тормышыбызга ямь, яшәвебезгә мәгънә өстәүче газизләрдән- газиз әниебез Әбүбәкерова Альбина Рафаил кызының 9 сентябрь– 60 яшьлек юбилее. 

Олы йөрәкле, изге күңелле әниебез! Син – безнең өчен иң кадерле кеше. Һәрвакыт көр күңелле, бәхетле, иң мөһиме – сәламәт булуыңны телибез. Туар таңнарың тыныч, гомерең бәхетле булсын! Безнең янәшәдә озын-озак гомер итәргә язсын. 

Әниебез! Синдәй киң күңелле, кайгыртучан, безнең өчен борчылып яшәүче әниләр сирәк ул. Әтиебез белән дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга, көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, гадел һәм тырыш булырга өйрәттегез. Безне укытып, кеше итеп, мөстәкыйль тормыш юлына озаттыгыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелекләребезне күреп озак яшә. Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын, әниебез! 

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, 
Белдерәбез туган көнеңдә. 
Үстердең син безне кеше итеп, 
Рәхмәт, әни, барысы өчен дә. 
Озын гомер бирсен Ходай дибез. 
Кояш бирсен сиңа яктылык. 
Барлык балаларың, оныкларың 
Китерсеннәр бары яхшылык. 

Иң изге теләкләр белән әтиебез Ринат, балаларың Ландыш-Илсур, 
Айзилә-Алмаз, оныкларың Айрат, Тимур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X