Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 августа 2020, 18:33

1324

0

0

Котлыйбыз!

Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче кадерле әтиебез Шәрипов Мирзанур Миргазиян улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 
Әти! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, әниебез Румия белән  тигез, мул тормышта балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет, әти,
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә, утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X