Мөслим-информ

Кадерле ветераннарны котлыйбыз!

--, 19 июнь 2019 - 10:32
242
0
0

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Гыйләҗина Миңлемәдинә Вәлимөхәммәт кызы (Мөслим) – 95 яшьлек, Исламова Алмазия Фәхрислам кызы (Октябрь) – 85 яшьлек, Фәррахов Фәнис Сәрвәр улы (Әмәкәй), Шәрәфетдинов Рим Әкрам улы (Крәш. Шуран), Әхмәтшин Игорь Әкмал улы (Мәлләтамак), Петрова Галина Николаевна (Яңа Усы), Миннебаева Миңлебикә Мирхәйдәр кызы (Бикмәч), Вәлиева Гүзәлия Миңнегали кызы (Октябрь), Галиева Зәкия Нуримөхәммәт кызы (Тойгелде) – 80 яшьлек, Газтдинова Әнисә Фатыйх кызы (Мөслим) – 70 яшьлек, Доминов Наил Абдулла улы (Мөслим), Сәйфуллина Хәбибә Хөҗҗәт кызы (Баек), Низамова Зөлфия Ирхәт кызы (Яңа Карамалы), Җиһаншина Разыя Кираметдин кызы (Баланлы), Илдарханов Фәнил Зиазетдин улы (Исәнсеф) – 65 яшьлек, Шәйхиева Рәмилә Рафаиль кызы (Мөслим), Хәйбрахманова Фәүзия Шакир кызы (Метрәй) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. 
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле мул тормышта, хәерле озын гомер итәргә язсын. Һәр туар таң чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге китерсен. Көннәрегез тыныч, якты булсын. 
Рамил Муллин, 
муниципаль район башлыгы, 
район Советы рәисе. 
Илгиз Низамов, 
район ветераннар 
советы рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: