Реклама
Котлаулар
Кадерле ветераннарны котлыйбыз!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Мөхәмәтрәхимова Нәфисә Садри кызы (Тат. Бүләр), Латыйпова Ганҗә Латыйп кызы (Михайловка), Мәҗитова Һәнүзә Газетдин кызы (Сөякәй), Садретдинова Миңнерәзинә Әмир кызы (Красный Яр) – 85 яшьлек, Әбүләесова Ракыя Сабит кызы (Исәнсеф), Хөрмәев Фәнис Хөрмәй улы (Тат. Бүләр), Яһудин Мәхмүт Фәйзрахман улы (Игенче) – 80 яшьлек, Николаева Минямал Миңнебай кызы (Бикмәч) – 75 яшьлек, Савина Тәнзилә Мөҗәһит кызы (Мөслим), Галиев Нәкыйп Вагыйз улы (Вәрәшбаш), Хәсәншин Мингали Галимҗан улы (Иске Карамалы) – 70 яшьлек, Ялалов Нур Шәех улы (Мөслим), Фазлыева Рәйлә Гали кызы (Иске Вәрәш), Баев Ринат Галиәхмәт улы (Тойгелде), Закирова Сәүдия Зөфәр кызы (Ташлыяр) – 65 яшьлек, Мултанова Галина Григорьевна (Мөслим), Латыйпова Флиза Кыям кызы (Симәк), Низаметдинова Әнисә Әнәс кызы (Тойгелде) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә хәерле озын гомер кичерергә язсын. Гаиләләрегездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт булсын.
Рамил Муллин,
муниципаль район башлыгы,
район Советы рәисе.
Илгиз Низамов,
район ветераннар
советы рәисе.
Нет комментариев