Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле ветераннарны котлыйбыз!

20 марта 2019, 10:51

946

0

1

Кадерле ветераннарны котлыйбыз!

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Нуретдинова Мәрьям Фатыйх кызы (Югары Табын) – 95 яшьлек, Гаделшина Җәмилә Ахун кызы (Олы Чакмак), Заманов Рухулла Габдулла улы (Мөслим) – 90 яшьлек, Газизова Лиүзә Габдулла кызы (Югары Табын), Фәрдиева Асия Газыймҗан кызы (Мөслим), Галиева Мария Леонидовна (Мөслим), Акимова Галина Николаевна (Приют Шуран), Дәүләтгәрәев Ринат Дәүләтгәрәй улы (Красный Яр), Зиннатуллина Ләлә Гыймазетдин кызы (Иске Карамалы), Мәүлиев Мирзасалих Хыялетдин улы (Баек) – 80 яшьлек, Миргалимов Фәнис Хәсән улы (Метрәй) – 75 яшьлек, Галиуллина Зөһрә Рәхим кызы (Метрәй), Кәримов Альберт Нурмөхәммәт улы (Олы Чакмак), Сафина Гөлдәрига (Михайловка), Хаҗиев Илшат Фатыйх улы (Сикия) – 70 яшьлек, Хакова Гөлсәрия Әмирхан кызы (Мөслим), Шәйхетдинова Нәһия Наил кызы (Вәрәшбаш), Фәһимов Рәшит Фәһимулла улы (Метрәй), Хәбибуллина Альмира Әхсән кызы (Симәк), Закирова Рушания Кадыйр кызы (Мөслим) – 65 яшьлек, Латыйпова Индира Хәмит кызы (Югары Табын), Нәҗмиева Ләйсирә Гайнетдин кызы (Мөслим), Нуриева Галия Абдулла кызы (Иске Вәрәш) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. 
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле мул тормышта, хәерле озын гомер итәргә язсын. Һәр туар таң чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге китерсен. Көннәрегез тыныч, якты булсын. 

Рамил Муллин, 
муниципаль район 
башлыгы, 
район Советы рәисе. 
Илгиз Низамов, 
район ветераннар 
советы рәисе.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X