Реклама
Котлаулар
Кадерле ветераннарны котлыйбыз!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Хәбибуллина Тәүдиха Вәлиулла кызы (Тугаш) – 90 яшьлек, Вәҗиев Ягъфәр Вәҗи улы (Югары Табын), Салихҗанова Нәзирә Сәйдел кызы (Елгабаш) – 85 яшьлек, Шәйгаянова Гөлфирә Җәмих кызы (Мөслим), Мөхәммәтсолтанова Клавдия Васильевна (Баек), Газизова Илгизәр Зөфәр кызы (Мөслим), Бәдретдинов Рамазан Фатыйх улы (Шуганка), Габидуллина Фәнисә Кәлимулла кызы (Иске Вәрәш), Исанаев Морзабай Үтәбай улы (Мари Бүләр), Хәбирова Марина Ризатдин кызы (Тат. Шуран), Әхмәтҗанова Финә Сабирҗан кызы (Сал. Мухан), Гәрәев Нуриәхмәт Миңнеәхмәт улы (Тойгелде) – 80 яшьлек, Латыйпова Гөлфирә Хәниф кызы (Элемтә) – 75 яшьлек, Бәдретдинов Фәрдетдин Гайнетдин улы (Әмәкәй), Сәхабетдинов Мөбарәкҗан Хөсни улы (Вәрәшбаш), Нәсифуллин Героль Шәрхемулла улы (Мәлләтамак), Камалова Вәсилә Мәкъсут кызы (Ташлыяр) – 70 яшьлек, Гайсина Әлфия Ягъфәр кызы (Мөслим), Сәрвәрова Әлфия Фалих кызы (Тат. Бүләр), Зиннәтуллин Зөлфәт Нәҗип улы (Метрәй), Гайсина Сания Габдрәхим кызы (Игенче) – 65 яшьлек, Мөлекова Резеда Азыл кызы (Михайловка), Бәдретдинова Людмила Михайловна (Мөслим), Габидуллина Зөлфия Кәшиф кызы (Мөслим), Фазылова Миңлегөлфәридә Сабирҗан кызы (Ташъелга), Бельтикова Марсила Миргарифан кызы (Яңа Усы), Әлмөхәммәтова Альвина Григорьевна (Иске Карамалы), Идиатуллина Әлфия Мирзаян кызы (Тойгелде) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә хәерле озын гомер кичерергә язсын. Гаиләләрегездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт булсын.
Рамил Муллин,
муниципаль район башлыгы,
район Советы рәисе.
Илгиз Низамов,
район ветераннар советы рәисе.
Нет комментариев